.

18:18
Сәләхов Рамил Вәкил улын Юбилей белән котлыйбыз!

 

Менә инде 30 ел мәктәп ишекләрен ачып ул эшкә килә. Шуның 20 елы мәктәп директоры вазыйфасы. Районда гына түгел, республикада танылган Мүлмә урта мәктәбе аның өчен икенче йорты. Иртәдән кичкә кадәр белем йортында ул. Берәүне дә игътибарсыз калдырмый – һәммәсенә дә ярдәм итәргә вакыт таба. Туган авылы мәктәбен тәмамлап, эшкә килгән 20 яшьлек егет, хәзер 50 яшен тутыручы ир солтаны. Хезмәттәшләре, авыл халкы, укучылары арасында абруй казанган хөрмәтле укытучы, ачык йөзле, кешелекле, тәртип яратучы директорга Рамил Вәкил улы Сәләховка - 50 яшь.

Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез!

Биектау районы мәгариф хезмәткәрләренең Профсоюз оешмасы рәисе,
Сабирова Эльза Юрий кызы.

 

 

Просмотров: 369 | Добавил: Jesss | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar